ЧАПТАК (ДС II: 214) «тренер лошадей» ← *чапта- «ат өйрәтү; гомумән әзерләү» ~ кырг. чапта- «тыгызлау, көпләү; зарядлау», тув. шаптак, шаптакчы (< чаптак, чаптакчы) «җир идән ясау остасы; себерүче, сылаучы» ← шапта- (< чапта-) «чыбыркылау; сылау, себерү, тыгызлау, дөмбәсләү (мәс., җир идән ясау өчен)» ← шап- < бор. төрки (ДТС: 139) čар- «сылау». Тат. атчылык мәдәниятен белдергән бу сүз нишләптер әд. телгә кермәгән. Тат. телендә дә, күрәсең, чапта-у «җир идән ясау», шуннан «тырышып, махсус әзерләү» сүзе булган, тик җир идән модадан чыккач, бу сүзнең атчылыкка күчерелгән мәгънәсе генә сакланып калган. Чаптак сүзенең чаптар (к.) сүзенә катнашы юк. |