Тэтимол 2015

ЧАПРАЗ (ЛТ) «прошнуровка переднего выреза одежды» < фар. чäпрāст «иңбаш каешы, портупея», чäп-у-рāст «сулга һәм уңга» (Zenker I: 348; Redhouse: 240); элекке заманнарда һәртөрле киемнәрдә төймә урынына шнурлау кулланылу бөтен дөньяда очраган; соңыннан андый гадәт сирәкләнгән, чапраз (функция буенча) төрле мәгънәләр алган, к. нуг. шапраш, шапыраш «баскыч; ферма», уйг. чапрас «чатлашу, хачлау», гаг. чабраз, чапраз, чапрас «чатлаш; пычкы тешләре каермасы (бер теш уңга, бер теш сулга каерылу); чигеш төре; аркылы-торкылы», төркм., төр. çapraz, capraş «киемдә күкрәк өстендә параллель кишәрләр (мондый форма XX г. Кызыл Армия шинелендә дә булган); каеш аелы; диагональ; кыек; төймә төре; шахмат тактасындагы шакмаклар» (к. Будагов I: 453; Steuerwald: 168), чув. (< тат.) чапрас «кыек-мыек»; Төньяк Кавказ телләрендә чапраз, чапрас «кыек, кыеш; каптырма төре һ.б.ш.». К. Чапрыш.



Предыдущая статья            Следующая статья