Тэтимол 2015

ЧАП II, себ. (Тумашева 1992: 234) цап «молва; слава (сомнительная)» > чув., мар. чап (уңай мәгъ.) «дан» ~ алт., уйг. чап «дан», чыгт. (Радлов 1915–1916) чап «ялган хәбәр; мактану, алдашу»; як., аз., төр. (Будагов I: 453) чап «мактану» < бор. төрки (ДТС: 135–136) čab, čav, čaf «дан, данлы; билгеле», к. ш. ук чыгт., уйг., төр. čav «сүз, хәбәр; дан», шор. шап, хак. саб «дан» ~ фар. чaw, чaw «кычкырык, хәбәр» (к. Будагов I: 465); бу сүзнең фигыль коррелянты чыгт. (Радлов III: 1931–1935) чав- «билгеле, атаклы булып китү», шуннан чабық-, чавуқ- «начар, дан алу» (к. ЛТ I: 163). Räsänen 1969: 93 (чап сүзен монг. чуу < чаву «эхо, дан» сүзе белән чагыштыра, к. Шау-шу ); Федотов II: 390.

Дерив.: иске тат. чаплы «атаклы», шуннан чув. чаплă > мар. чапле «данлы, атаклы»; к. бор. төрки (КБ) čaplıy-külüg «атаклы-данлы». Хәз. тат. чап сүзе аты-чабы парлы сүзендә очрый, к. ш. ук себ. цапла-у «данлау». К. Чабык-у.

Чап иң тәүләп фиксацияләнгән төрки сүзләрнең берсе: Кытай чыганакларында атаклы Күктүрек ханы Шабалио исеменең мәгънәсе «данлы» булганлыгы әйтелә (к. Чабавыл ); төрки яңгырашы чаба-лығ яисә шабалығ дип тә әйтергә мөмкин; бор. яңгырашы чаба булса, бу сүз төр. çaba «тырышлык; дан сөючәнлек» белән гомоген булуы ихтимал.



Предыдущая статья            Следующая статья