Тэтимол 2015

ЧАҢГЫ «лыжа, лыжи», иск. (Троянский I: 488) чаңға, себ. (Тумашева 1992: 234) цанқа, цанқы ~ кырг. чаңгы (> каз. шаңгы), алт. чана, шанаш, шаны (> шор., тув. шана) id. ~ монг. цана id. Чана һәм чаңгы сүзләренең урын алмаштыруы аларның охшашлыгыннан да, тамырдашлыгыннан да килсә кирәк. К. Чана . Каз. шаңғыш «чаңгы» (һәм чаңгы үзе), уйг. чаңги «тимераяк», элек *чаң- «шуу» дигән фикергә этәрә, ләкин бу сүзләр икенчел – халык этимологиясенчә ясалган булса кирәк. Һәрхәлдә чаңгы һәм чана сүзләрен аертырлык дәлилләр әлегә юк.

Дерив.: чаңгылы, чаңгысыз; чангычы.



Предыдущая статья            Следующая статья