ЧАҢ   III– имитатив громкому звону, «звон» > чув. чан, башк. саң, саңк id. – гом. төрки характердагы сүз, к. як. чаң – металлга металл бәрелү авазына тәкълит. Бу имитативның чаң I  белән багланышы юк түгел. К. ш. ук Чың.  Дерив.: чаң-чоң, чангыл-чонгыл  (~ төр. çangıl-çangul); кайбер кыпч. телләрендәге чаңқыр-мақ «югары тавыш белән кычкыру» сүзе чакыр-у  (к.) белән контаминациягә кергән.  |