Тэтимол 2015

ЧАҢ I, диал. цаң «колокол; звон колоколов» > чув. чан, мар. чаң, цаң, удм. диал. чан id. < уйг. чаң (> башк. саң, нуг., каз., к.-калп., алт., шор., тув. шаң) «чаң, гонг, литавра», төр. çan id., як. чаң, чааң «бронза төре (чаң өчен яраклы)» ~ монг. чаң, цаң, калм. tsaŋ «литавра; чаң» кытайчадан булса кирәк, ләкин Рясянен (Räsänen 1969: 99, 104) бу сүзне фар. чаң «чаң» һәм чäң «чәң, арфа» сүзләре белән бәйли. Будагов I: 461; Федотов II: 389.



Предыдущая статья            Следующая статья