ЧАНДАР – название реки и населённого пункта в Башкортостане, издавна центра лесозагатовок (лес самотоком сплавляли по названной реке) – ихтимал ки, бор. төрки (ДТС: 139, 149) čandaru «сандал агачы», ш. ук čïndan, čïntan «сандал агачы; хушбуй». Чандар < фар. чандал < һинд. canadana «кыйммәтле кызыл (чыннан да кызыл үзагачлы) агач» дравид телләреннән килә. Кызыл агач дип кыйммәтле – матур, нык хуш исле агачны атау да шул чандардан күчерелгән булса кирәк. Гомумән, чандан ~ чандал ~ чандыр, ш. ук сандал, сантал, сандали (к. Сандал ) Евразия телләренә гаҗәеп дәрәҗәдә киң таралып, исәпсез күп филиация биргән, к. Räsänen 1969: 400. Бор. төрки čïndan at «җирән ат» тәгъбирендә дә шул ук агач төсе чагылдырылган бугай. |