Тэтимол 2015

ЧАНА, диал. цана «сани» ~ башк. сана id., ш. ук «чаңгы» < гом. кыпч., уйг. чана, үзб. чона, чана һ.б. (> нуг., каз., к.-калп. шана) ~ себ. (Тумашева 1992: 234) цанақ, алт. чанақ, чанық (> тув. шанақ), хак. саңа ~ чыгт. (Радлов III: 1855–1857) санақ, чув. çона > çуна id., ш. ук «чана табаны» ~ иске монг. čana (> монг., бур. цана, сана) «чана», укр. сани, санка «чана табаны» һ.б. М. Фасмер (III: 556–557) тат. һ.б. чана рус. һ.б. сани сүзләренең гомогенлыгын кире кага, ләкин күп кенә тикшеренүчеләр монда уртак тамыр булырга тиеш диләр (бу хакта к. Аникин: 482). Безнеңчә, чана – бор. мәдәни сүз һәм төбендә «мамонт теше, яңак, ияк сөяге» мәгъ. булган, к. чех. sanĕ «чана; яңак сөяге» (чана табаннары яңак сөягенә охшатылган). К. фин. sani, эстон. saŋ, венг. szaŋ «чана», манси. sun id. ~ груз. čana, авар. čanağ, әрм. sahnak, фар. чанаһ «чана; ияк – яңак сөяге» (к. Абаев I: 398), монг. шанаа «яңак», як. сыңаах «яңак; чана» ~ чыгт. чаңа «урт сөяге» (Пекарский: 2470).

Бор. заманнарда кар өстеннән гади такта (ике такта) ярдәмендә сөйрәтеп йөкләр һ.б. күчергәннәр. Алгы ягы нык күтәртелгән чаналар соңрак килеп чыккан һәм, күрәсең, мондый чаналар заманында зур яңалык булган. Бик ихтимал ки, чана тамыры фин-угор телләреннән таралгандыр. Шуннан ук чаңгы (к.). сүзе дә килеп чыккан. К. ш. ук рус. рты «яңаклар; чана төре», ирты «чаңгы, чаңгылар». Räsänen 1969: 98; Федотов II: 136–137; Тимергалин: 537–538.

Дерив.: чаналы, чаналык; чаначы.



Предыдущая статья            Следующая статья