Тэтимол 2015

ЧАМА, диал. цама «приблизительная мера; возможность (кого)» ~ кырг., уйг., чулым. чама, нуг., каз., к.-калп. шама, башк. сама «чама, көч-куәт», төркм. чеме [чэмэ], цама «форсат; исәп» бор. төрки *ча- < кор. (к. Рамстедт 1957: 52, 179) chai-, монг. цай- «үлчәү» (< бор. кыт. čа «фут; табан») сүзеннән шикелле, шуннан ук чагыштыру кушымчасы -ча//-чә дә килеп чыккан диләр. Себ. (Тумашева 1992: 234) цама-у «үлчәп чыгу; аеру» бор. *ча- фигыленең интенсивлык формасыннан килә ала. Ләкин, безнеңчә, чама сүзе бор. кыт. ча-ма «чәй-ат» сүзеннән «чәйне атка алмаштыру нисбәте» мәгънәсеннән килә (Ахметьянов 1989: 160). Räsänen 1969: 98; Федотов II: 389.

Чама сүзе тат. теленнән күрше фин-угор телләренә дә кергән; чув. телендә аның дериватлары чамала-, чамалă һәм ярымкалька чамасăр «чамасыз» кулланыла.



Предыдущая статья            Следующая статья