Тэтимол 2015

ЧАЛЫК, чалак (Троянский I: 481) «задорный, резвый (о лошади)», себ. (Тумашева 1992: 233–234) цалық «назойливый; шальной; диковатый (о нраве)» ~ башк. (БТДҺ: 268) салық «башын уйнатучан (ат тур.)», ком. чалық «чалык (ат)»; к.-балк. чалық «каприз, холыксызлык (бигрәк тә атка карата)», кар. цылык «үҗәт», алт. чалық «холыксыз» ~ монг. čalgai > калм. tsalgää «ярсу (ат)», к. ш. ук фар., чыгт. (Будагов I: 462) чалығ, чалық, бор. төрки – гар. сүзлекләрдә čalyq «артак, холыксыз; каты муенлы (ат)», (к. Zajączkowski 1961: 40) ~ каз. шалық «шаян, шук», «эпилептик» һ.б. К. ш. ук чув. чалак «ярсу, чалык (ат һ.б.), җитез» һ.б. Төр. телендә çalâk «тиз, өлгер, җитез» һәм çalık «кыек киселгән; биртек» һ.б. – икесе ике сүз. Беренчесе фар. теленә нисбәт ителә.

Бу сүзләр, әлбәттә, уртак чал- «кискен хәрәкәтләр ясау» тамырыннан, к. Чал-у . Wichmann Y. Wotjakische chrestomatie. Helsinki, 1901: 116; Räsänen 1922: 75; Федотов II: 388.



Предыдущая статья            Следующая статья