Тэтимол 2015

ЧАЛЧЫК II«навязчивый; шальной» – алт., хак., тув. чалчық, хак. салчых «бәйләнчек» ← (алт. һ.б.) чылчы-, салчы- ~ як. чалычый- > эвенк. (ССТМЯ II: 382) чалчи- «тыйнаксызлану; бәйләнү, җәнҗаллашу»; к. ш. ук себ. чалық, цалық «бәйләнчек; дуамал», бу сүз исә *чалы- > себ. (Тумашева 1992: 233) цалы- «талашырга тору» сүзеннән, *чалчы- шуның интенсивлык формасы булса кирәк. Чаг. Чалчык I, Чалык.



Предыдущая статья            Следующая статья