Тэтимол 2015

ЧАЛ-У I«обвивать; завернуть; захлёстывать; свалить (на убой); подставить ногу», (ЗДС: 727) «обойти, кружить», себ. (Тумашева 1992: 133–134) цал-у «путаться под ногами; привязываться (в агрессивном настроении); искать ссоры»; общее значение глагола чал-, цал- (башк. сал-) «бросать аркан, веревку и т.п. так, чтобы оно обвивало, обводило концом или совсем завернулось, связалось (концом)» > мар., удм. диал. чал- «терлек чалу», башк. сал- (мәгънәләре татарчадагыдан таррак) < гом. кыпч., гом. төрки чал- (> тув., нуг., каз., к.-калп. шал-) «чалу» < бор. төрки «бауның, арканның очын кирәгенчә уралырлык итеп ыргыту» мәгънәсеннән: шундый хәрәкәт бор. күчмә тормышта бик тә актуаль булганлыктан, бу сүзнең күч. мәгънәләре дә күбәйгән; бор. төрки сүзлектә (ДТС: 137) үк инде күч. мәгъ. генә бирелә: «сугу; бәрү; җиргә егу; хәбәр итү (кыллы музыкаль коралны уйнату мәгънәсеннән)». Чув. телендә çол- > çул-, мар. с′ол- с′ал- бер генә мәгънәдә «печән чабу». Аерым төрки телләрдә чал- ~ сал- ~ шал- фигыленең мәгъ. һәм дериватлары күп булучан.

Күч. мәгънәләре күп булганлыктан, төрки телләрдә чал- иң продуктив нигезләрнең берсе. Будагов I: 463–464; Räsänen 1969: 97; Мухамедова 1973: 187; Федотов II: 132 (бөтенләй нигезсез рәвештә сол- «чалу» тамырын çăл- «йолу» белән чагыштыра). К. Чәл-ү .

Дерив.: (аяк) чалын-у; (кыллы музыкаль инструмент) чалын-у; (аяк) чалыштыр-у; (аяк) чалыш-у; чалдыр-у; (аяк) чалыш; к. Чалгы, Чалка II, Чалкын, Чалма, Чалмаш-у, Чалу I–II, Чалык, Чалым, Чалын-у, Чалыш; себ. (Тумашева 1992: 234) цалын-у, цалыш-у «эшсез йөрү, каңгырып йөрү».



Предыдущая статья            Следующая статья