Тэтимол 2015

ЧАЛПУ (ТТДС I: 473), чалпы (ТТДС II: 344), чалпук (без теркәдек. – Р.Ә.), шарпу (ЗДС: 779) «кусок ткани с написанным на нем и прикрепленным заговором» (чалпу чалу «завязывать этой тканью предмет заговаривания») < чалу бау ~ чалу бағ (булса кирәк), к. себ. (Тумашева 1992: 233) цалу < чалу «курчак-амулет» ~ алт. чалу «төңгергә яки баучыкка асылган ритуаль кештәкләр, курчаклар яисә төсле тукыма кисәкләре – алар Өлгән тәңренең «тугыз кызын» сурәтләгәннәр; гомумән, чалу < чалығ (> шор. шалығ) «сурәт, рәсем» дигән сүз (к. Чалым ), мәс., шор. парс чалу «барыс рәсеме» һ.б. Һәртөрле чалулар тур. к. Иванов 1979: 38, 81, 88–89, 100–104, 166–169. Гомумән, чалпу сүзе (-п- билгесе буенча) тат. телендәге бор. кырг.-хак. яисә бор. уйг. компонентыннан килә. К. ш. ук Цалу , Чабук.



Предыдущая статья            Следующая статья