Тэтимол 2015

ЧАЛЛЫ «Набережные Челны (город)» – шул исемдәге елга исеменнән; беренче карашка рус. чёлны «көймәләр» сүзеннән кебек, тик русча атамасы – шәһәрнең элекке – төрки атамасының «паронимик аттракциясе» (Г.Е. Корнилов. О судьбе болгарско-чувашского т′ao:л, чao в топонимике Среднего Поволжья // Вопросы чувашского языкознания. Чебоксары, 1963: 86). Чаллы урынында Казан дәүләте заманында «Челлин город» булганлыгы билгеле (Чернышёв: 3). Тәфсилле нигезләмәсен к. Г.Ф. Саттаров. К этимологии топонима Набережные Челны // СТ № 3, 1974: 71–74. К. Гариф Н. 2006: 72–74 (бу китап башлыча Чаллы турында).

Гомумән, Чаллы сүзен Корнилов та, Саттаров та болг. *чал < тал «таш» сүзеннән дип уйлыйлар: чаллы «ташлы» (елга атамасы). Тик бу фараз да бәхәссез түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья