Тэтимол 2015

ЧАЛКАН «навзничь» ~ башк. салқан, (БТДҺ: 268) салқай ~ үзб. (ЎХШЛ: 292) чалақан, чаларкан id. сүзеннән чыгып, чал-аркан дигән парлы сүздән дип уйларга мөмкин. Ләкин сүзнең нигезе шулай да чалка «арка, арканың түбән өлеше» булса кирәк; шуннан чалка-н – инструменталь килеш формасы, к. ш. ук кырг. чалка-ла- «артка каерылу, җәелеп аркага яту» яисә «арка куеп йөзтүбән яту» фигыле дә булган. Шуннан кырг. чалкар > каз. шалқар «киң җәелгән (дала, күл)». К. Чалкай-у, Чалкак, Чалкатан.



Предыдущая статья            Следующая статья