ЧАЛКАК «откинутый назад (о шарфах, о косе девушки)» < гом. кыпч., к. башк. салқақ, кырг. чалқақ «киң җәелгән, җәйрәп яткан», нуг., каз. шалқақ «артка каерылып, киерелеп торган», к.-калп. шалқақ «күкрәген киергән (кеше)» ← *чалка- фигыленнән, чаг. диал. (ЗДС: 726) чалка, чалкай, чалкый  «чалкан; сөзәк, авыш», к. Чалкай-у.  Төрки телләрдә икенче бер чалқақ «нервылы, ярсулы» сүзе дә бар, к. Цалғақ.   К. ш. ук Чалкак   – Башкортстанда элек бик зур булган авыл һәм тау атамасы (чалкак тау, гомумән, «биегәйгән саен текәләнә барган тау»); чалкулык  «киң үр битләве». Төр. çаlık «кыек киселгән; кыйшайган» һ.б. Чаг. Чалыш.   |