Тэтимол 2015

ЧАЛКАЙ-У «откинуться назад» < гом. кыпч., к. кырг., уйг., чыгт. чалқай- (нуг., каз., к.-калп. шалқай-, башк. салқай-) «чалкаю, артка каерылу, чалкан яту; (кырг.) җәйрәп яту» ← иске тат., ком., уйг. чалқа «артка каерылып, киерелеп торган хәлдәге (кеше); арканың түбәнге өлеше», иске тат. (ЛТ I: 144) чалқы ~ каз. шалқа, алт. чалқуу һ.б. «чалкан». *Чал тамырыннан булса кирәк, чаг. ар-ка, җил-кә, умырт-ка һ.б.ш., к. Будагов I: 463 (туб. чал күтәрә саламын «чалкан яткырам» тәгъбирен китерә). К. Чалкак, Чалкан, Чалкатан.

Дерив.: чалкаеш-у, чалкайт-у.



Предыдущая статья            Следующая статья