Тэтимол 2015

ЧАЛКА II, цалка диал. «верёвка, аркан с петлей на конце» ~ башк. (БТДҺ: 268) салқы < чалқы «салның төп бүрәнәләрен беркетә торган бау» ← чал-у (башк. сал-). К. рус. чáлка «көймә, каек һ.б. ярдагы баганага беркетү арканы, чалкасы» – чалить «көймәне һ.б. ярга, салдауга китереп беркетү» сүзеннән, бу сүз исә тат. (арканны) чал-у сүзеннән яисә тат., төрки *чал «чалу бавы» нигезеннән, к. рус. диал. чал «чалу бавы» (чал-у фигыленең исем коррелянты булу бик тә ихтимал). Чалка, әлбәттә, тат. теленең үзендә ясалган (чаг. бүлкә, тотка һ.б.ш.). Шулай итеп тат. чалқá һәм рус. чáлка уртак тамырдан һәр телнең үзендә үзләренчә ясалган сүзләр. М. Фасмер (IV: 312–313) рус. чал, чалка, чалить сүзләренең төрки телләрдән алынма булуын кире кага. Рус. чёлка «кечкенә байрак; җиле; чук» сүзе дә чалка белән нигездәш булса кирәк.



Предыдущая статья            Следующая статья