Тэтимол 2015

ЧАКШУР (миш., ДС I: 213), диал. (ТТДС I: 472, 476, 500, 501) чапчур, чәкчүр, чәпчүр «кожаные калоши», диал. (Арсланов 1988: 91) саксыр «күн балтырса, ботса» ~ башк. (БТДҺ: 267, 269) саксур, сапсур, сапсауыр «тиредән тегелгән аяк киеме», нуг., каз. сақсыр «йоны белән эчкәре тире ыштан», аз. (АДДЛ: 436) чахчур, фар. чāқшӯр «сирвәлә, хатын-кыз чалбары», төр. çakşur, çakşır «тире ыштан; тире оек» һ.б. < монг. чакчуур «тире чалбар» ← *чак- «урау, төрү», к. эвенк. һ.б. чак «урау, төрү».

Чакчур сүзе күрше телләргә дә кергән, к. рус. чакчýры, чекчуры, чикчиры, чахчуры «тире бутый, кыска тире итек»; фар. чакшур «хатын-кыз чалбары», гар. җақшир «тула ыштан», серб.-хорв. čakšire «хәрбиләрнең тар, озын ыштаны» һ.б. Räsänen 1969: 96 (госм. čakšyr «кальсон» фар. теленнән ди); Фасмер IV: 312; Аникин: 637 (шунда ук әдәбият).



Предыдущая статья            Следующая статья