Тэтимол 2015

ЧАК-У(чакты, чагу), себ. (Тумашева 1992: 232) цақ-у, (ЗДС: 734) чәк-ү «высекать огонь кресалом; жалить (о змеях, насекомых и т.п.), жечь (о крапиве и т.п.)», диал. (Радлов IV: 191) «расколоть ударом; рассекать», (ДС III: 123) «разжечь огонь» < гом. кыпч., алт., уйг., угыз. чақ- (> башк. сак-, нуг., каз., к.-калп., тув. шақ-) «ут чагу; елан чагу; бәреп егу; әләкләү» < бор. төрки (ДТС: 140) čaq- id. > хак., як. сах- ~ монг. чаки-, цаки-, цахи- id. Татарларга күрше халыкларда бу сүзнең күч. мәгъ. генә активлашкан: чув. чух- < чох-, мар. чок- < чак-, удм. чак- [чагына] «хакимияткә әләкләү». Гомумән, чак- ономопоэтик тамыр булса кирәк, к. тохар. tsak, tsäk «ялтырап китү». К. ш. ук Чагу, Чагыл, Чагыл-у, Чалт, Чаткы, Чәкә-ү . Будагов I: 460–461; Räsänen 1969: 95; Федотов II: 426; ССТМЯ II: 379.

Кайбер сүзлекләрдә (чакма) чагу һәм (елан, дошман һ.б.) чагу аерым сүзләр итеп күрсәтелә. Безнеңчә, алай аерырга хаҗәт юк: ут ялтыравына агу-зәһәрнең кискен тәэсире охшатылган.



Предыдущая статья            Следующая статья