Тэтимол 2015

ЧАКРЫМ, чакырым, диал. цақрым «верста»; по мнению Н.К. Дмитриева (1962: 499), «расстояние, на котором два человека, максимально удалённые друг от друга, слышат голос третьего, стоящего посередине» (чыннан да, уртача тавышлы кеше бер чакырым ераклыкта торган икенче кешегә ишеттерерлек итеп кычкыра алмый, әлбәттә, уртада тагын бер кеше кирәк) ~ башк. сақырым id. < гом. кыпч., алт. чақырым (> нуг., каз., к.-калп. шағырым), угыз. чағырым id., к. ш. ук тат. диал. кычкырым > манси. (Kannisto 1925: 118–119) kaškarәm ~ к.-балк. қычырым «чакрым», төр. диал. bağırım id. (bağır- «кычкыру, бакыру»). Семантик параллельләр: мар. уштыш, үштыш «кычкырык; чакрым», морд. Э. вайгельбе «чакрым», сүзмә-сүз «тавыш очы» (вайгель «тавыш бирү», пе > бе «оч, азак»), белорус. кликовище «чакрым» – «иң зур кычкыру» (кликать «кычкыру, чакыру»), чыгт. қыйқырым «чакрым» (қыйқыр- «кыйгыру»), калм. дуна газр «чакрым» сүзмә-сүз «тавыш җиткән җир» һ.б. Калм. мисалыннан чакырым сүзе асылда сыйфат һәм чакырым җир дигәннән эллипсис икәнлеге аңлашыла. Тимергалин: 536.

Дерив.: чакрымлы; чакрымла-у.



Предыдущая статья            Следующая статья