Тэтимол 2015

ЧАКМА, диал. цакма «огниво; курок ружья»; неол. «зажигалка» > чув., мар., удм. чакма, башк. сақма < гом. кыпч., гом. угыз. чақма (> нуг., каз. шақпа) ~ бор. төрки (ДТС: 140) čaqmaq > угыз. чақмақ, төр. çakmak id.

Чакматашка корыч кисәге белән бәреп ут-очкын чыгару җайланмасы ике өлештән тора: таштан һәм шул ташка бәрә торган тимер, корыч кисәгеннән; шуннан инде ике сүз аерып карала: чакма – корыч кисәге, чакмак, (Тумашева 1992: 233) цакмак – «чакматаш (рус. “кремень”)». Күп кенә төрки телләрдә бу сүзләрнең мәгънәләре бутала, алмаштырыла, к. кар. цакмак тас [таш] «чакматаш». Ясалыш буенча да чакма һәм чакмак – аерым сүзләр: чакма төбендә сыйфат (к. К. Нәҗмидә чакма мылтык), чакмак тәүдән ук исем буларак ясалган. Һәр икесенең уртак тамыры – чак- (к. Чак-у ).

Кырг., уйг. чақмақ, үзб. чақмоқ, каз., к.-калп. шақмақ, шақпақ чакматашны да, ут яндырып җибәрү өчен агач кисәкләрен – шакмакларны да белдерә, к. Шакмак . Будагов I: 460–461; Мухамедова 1973: 186; Федотов II: 387.



Предыдущая статья            Следующая статья