Тэтимол 2015

ЧАК I, диал. цак, цәк, чәк «пора, время; момент; определённый период» < гом. кыпч., алт., чыгт., уйг. (к. Радлов III: 1830–1840) чақ (> нуг., каз., к.-калп. шақ, башк. сақ) «чак; иске яз. телләрдә – тәүлекнең уникедән бер өлеше – ике сәгатьлек (вакыт)», ш. ук «унбиш минутлык (вакыт аралыгы)», гомумән «төгәл үлчәм, микъдар; иң кечкенә үлчәм» (тув. шаг «заман, замана; борынгы», шақ «сәгать, сәгатьләмә; вакыт») < бор. төрки (ДТС: 136, 139) čaq, čaγ «чак; нәкъ, төгәл» > госм. һ.б. угыз. (Радлов III: 1842) чағ, чаағ «билгеләнгән вакыт; астрономик сәгать; уникееллык цикл, бүлҗәл», хак., як. сах «вакыт, чак; нәкъ», чув. чух < чох < болг. *чах (к. мар. чоло «чаклы, чамасындагы» < болг. *чаһлы) ~ монг. чаг, цаг (> бур. саг) «вакыт; сәгать; һава торышы» ~ кор. (Ramstedt 1935: 27) ček «вакыт», бор. кыт. чак «үлчәм; бүленеш; ел башы».

Бор. төрки чақ сүзеннән рус. (һ.б. слав.) час сүзе килә дигән фикер бар, к. иске рус. (Срезневский III: 1429) часъ «вакыт; момент; чак», хәрбиләрнең нәүбәт вакыты (к. рус. стоять на часах; часовой «ике сәгать нәүбәттә торучы сакчы») да чақ сүзенең бор. мәгъ. бик туры килә. К. ш. ук иске тат. чақ – тәүлекнең хайван исемнәре белән аталган унике өлешеннән берсе: сычқан чағы – төнге 12 дән 2 гә чаклы аралык, сығыр чағы – 2 дән 4 кә чаклы, барыс чағы – 4 тән 6 га кадәрге аралык һ.б. (арытабан, бүлҗәлдәге тәртиптә, тавышкан, ләү, елан, елкы, куй, бичен, тавык, эт, дуңгыз «чаклары»). К. Чак II, Чак III.

Чак сүзе, гомумән, гадәттән тыш тармакланган мәгънәле, киң деривацияле сүзләрнең берсе һәм ул барча күрше телләргә дә үтеп кергән. Будагов I: 458–459; Räsänen 1969: 95; Федотов II: 425–426.

Дерив.: чагында, чакта . К. Чакла-у, Чаклы, Чәкле.



Предыдущая статья            Следующая статья