Тэтимол 2015

ЧАГЫШТЫР-У, «сравнивать» ~ башк. сағыштыр- id., ← диал. (ЛТ I: 165; ДС I: 212; ДС II: 212) чагыш-у «тәңгәл килү, туры килү; бер яссылыкта булу; охшау, чагыштырыла алу» – тат. әд. телендә шул мәгъ. формалашкан сүзләр. Бүтән төрки телләрдә икенчерәк мәгъ.: каз., к.-калп. шағыштыр-, шағыстыр- «үчекләштерү» ← шағыс- «үлчәшү; бәхәсләшү» ← шак- < кырг. чақ- «бер нәрсәнең бәяләмәсен икенче нәрсәгә нисбәтләп бәяләү»; төр. çakıştır- «өсте-өстенә куеп үлчәү; терлекне казыкка бәйләп кую». Чаг. Чагын-у, Чак. Кырг. чағыштыр- «чагыштыру» тат. теленнән булса кирәк. Үзб., уйг. солиштыр-, салиштир- id. сол-, сал- «салу, үлчәү» сүзеннән, әмма чагыштыру моделендә.



Предыдущая статья            Следующая статья