Тэтимол 2015

ЧАГЫР I(ДС I: 213, 225; ДС II: 212, әд. әсәрләрдә дә очрый), себ. (Тумашева 1992: 248) шағыр (шагыр күз, шагыр күк) «глубокий, блестящий из глубины», «пёстрый; бледно-голубой; синий; сверкающий, сверлящий (о глазах, неодобрительно)» > чув. чакăр, удм. чагыр, мар. чакыр «чагыр, зәңгәр; коңгырт (күз тур.)» < гом. кыпч. чағыр (нуг., каз., к.-калп. шағыр, каз. шегiр, башк. сағыр) < бор. төрки (ДТС: 140) čaqïr, бор. чыгт. (Боровков 1963: 355) чақыр «төссез, зәңгәрсу (күз тур.)» ~ төр. çakır «ялтыравык зәңгәр (күз, күк, диңгез тур.)», алт. чаңкыр «күк, зәңгәр», тув. чаңгыр, шаңгыр «зәңгәрсу ак», як. чақыр «ап-ак, ялтыравык ак», чақырыас «ак күзле», (Пекарский: 3553, 3557) чäңкир ~ бур. цэнкир, сэңкир «сөзек зәңгәр», яз. монг. çakir > хәз. монг. цахир «ап-ак», цаңгир «аксыл» һ.б. ~ нан. чақи «күздәге ак, күзенә ак салган» һ.б. (бик күп тамырдаш сүзләр китерелә, к. ССТМЯ II: 380–382). К. ш. ук аз. (АДДЛ: 553) сағар, төр. (ҮТS: 178) sakar «кашка (аттагысы)»; рус. диал. чанкирая «аксыл, чуар (ат)», чанкирый «чуар». Чаган, Чал сүзләре белән гомоген. Räsänen 1969: 96; Федотов II: 387; Аникин: 642.

Бор. төрки һәм монголларга зәңгәр күзләр бик сәер һәм начар тәэсирле булып күренгән, шуның өчен тат. фразеологизмы чагыр күз – «усал, шәфкатьсез, оятсыз (кеше)» ~ фар. äзрäкчашм «зәңгәр күзле; шәфкатьсез».



Предыдущая статья            Следующая статья