Тэтимол 2015

ЧАГЫЛ-У I«отражаться (о свете)», күч. «находить отражение (в литературе и т.п.)» ~ башк. сағыл- id.– бу сүз әд. телдә рус. отражаться сүзенә эквивалент-калька буларак кулланышка кереп киткән, югыйсә аның төп мәгънәсе «очкын чыгарылу» – чагу (к. Чак-у I ) фигыленең төш. юн. (к. фольклорда: чакма чагыла, утлар ягыла); к. ш. ук диал. (ТТДС II: 443) чағыл «җете, ялтыравык».

Төп мәгъ. чагыл- борынгыдан килә: гом. кыпч. чағыл- «чакма чагылу, очкынлану» < бор. төрки (ДТС: 140) čaqïl- id., ш. ук «сигнал бирелү, хәбәр ителү» (күрәсең, чакма чагу караңгалыкта сигнал бирүнең бер ысулы булган). Төрки телләрдән бу сүз күрше телләргә дә кергән: монг. чакил-, бур. сахил-, эвенк. һ.б. тунг. сакалгами «ялтырау, очкынлану», к. ш. ук кырг., як. чағылған ~ бур. сахилгаан, эвенк. сакилган «яшен», монг. цахилгаан «электр» һ.б. К. югарыдагыны.

Дерив.: чагылдыр-у; чагылыш; к. Чаткы.



Предыдущая статья            Следующая статья