Тэтимол 2015

ЧАГЫЛ I(ТТДС I: 470–471), сағыл (БҺҺ II: 197, 203) «голая круча; голая крутая возвышенность; косогор, голый или поросший скудной растительностью», (Троянский I: 468) «овраг» > удм. чагыл «ярлау», чув. чакăл «текәлек, текә» < гом. кыпч.: кар. чағыл «чакматаш; чакматашлы җир, ташлы текәлек», каз. (> кырг.) шағыл «эре кырчынташ; ком өеме, бархан» ~ гаг., төр. (Будагов I: 460) чағыл, чақыл «ташлы ком», чақылташ «шомарган таш». Ф. Корш (1909: 4) тат. һ.б. чағыл «вак таш, кырчынташ» сүзе тәүдә «чакматаш» мәгъ. булган ди һәм чақ-у (к.) сүзеннән чыгара (< чаккыл булса кирәк) һәм бу фаразны инкяр итеп булмый.

Шул ук вакытта чағыл > чаwыл (к. Чавыл ) күчеше дә һәр җәһәттән закончалыклы. Шулай итеп, мәгънә үсеше: «чакматаш > чакматаш катламы чыгып торган урын – башлыча ярлау, текәлек > гомумән ташлы текәлек > вак каенлык» (ташлы текәлекләрдә башлыча вак каеннар үсүчән) шәкелендә күзаллана. Räsänen 1969: 96.

Дерив.: чагыллы, чагыллык; әд. телдә тау-чагыл парлы сүзе кулланыла. К. Чагыр II.



Предыдущая статья            Следующая статья