Тэтимол 2015

ЧАГАРАК «верхнее отверстие юрты» < гом. кыпч. чағарақ (> башк. сағарақ, нуг., каз., к.-калп. шағарақ, шағырақ, шаңғарақ) ~ калм. цаграг id. ир. телләреннән булса кирәк: к. монг. цағариг, цахриг «тәгәрмәч, чарык, чагарак»; һ.б. чагт. (Будагов I: 457) чағдарақ id. үзенчәлекле вариант. Räsänen 1969: 99 (аз гына әйтелә). Чагарак кигиле тәгәрмәч рәвешендә ясала – аңа авыш уыклар терәтелә, уыкларның икенче башлары тирмә читәненә һәм түрләмәсенә терәлә. Түрләмә – тирмә тирәли тотылган нык, киң тасма – бөтен конструкциянең чәреген-ныклыгын тәэмин итә. К. Будагов I: 163–165 (үй «казак өе» сүзен аңлаткан пассажда). Чаг. ш. ук Яңгырак.



Предыдущая статья            Следующая статья