Тэтимол 2015

ЧАГАН «клён; ясень; кленовый, ясеневый» > мар. (Исанбаев 1978: 22) чаган, башк. саған id. – Идел-Урал региональ сүзе, төбендә монг. сүзе, к. бур. сагаан үлтэнэг «чаган», сүзмә-сүз «ак юкәр»: сағаан < монг. цагаан < чағаан «ак», үлтэнэг «юкәр, кайры асты»; чаг. төр. аk аğаç «каен».

Чаган сүзе тат. сөйләшләренең бер өлешендә генә таралган, күпчелек сөйләшләрдә – өрәңге (к.), һәм бу сүз дә «ак» мәгъ. Чаг. ш. ук яз. монг. čаγаn «ак», čаγаγаn «ап-ак», эвенк. чāлбан < чағалбан «каен» һ.б. Монг. халыкларында цаган эбуген «ак бабай» – җир химаячесе. К. МНМ II: 611.

Дерив.: чаганлык.



Предыдущая статья            Следующая статья