Тэтимол 2015

ЧАГАЛА (Арсланов 1988: 111; «Идегәй»дә: Чагалалы Чалкар күл Чаңсыз булыр дипме идең), (ЗДС: 723) чағиқ «чайка, вид озёрных чаек», (Будагов I: 457) чагала, чакала «мартышка (вид морских чаек)» ~ каз., к.-калп. шагала, үзб. чағалай id., чақалоқ «кошчык; малай».

Бу сүзне (кырг.) чағала- «куркып чыелдау» сүзеннән дип уйларга мөмкин, ләкин ни өчен көтелгән чағалақ > шағалақ формасы кулланылмый икән? Икенче фараз: чағал-ақ «кечкенә шакал» (кошның хәрәкәт-кыланышыннан булса) сүзеннән дип уйласак та шул ук сорауга тап булабыз. Ихтимал, рус. (Фасмер IV: 323) чеглок «лачын төре» сүзе дә кыпч. *чағалақ сүзеннәндер.

Өченче фараз: монг. загалай < җагалай «хач сыман» ← загал, җагал «хач, тәре». Кошның һавадагы сурәтеннән. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья