Тэтимол 2015

ЧАВЫШ[чаºw ы̌ш] (К. Насыйри һ.б.) «полицейский; распорядитель во время сабантуя, свадьбы и т.п.» < гом. кыпч., к. ком. чавуш «ярчы, нидачы; чавыш», кар. чавуш «хезмәтчеләр башлыгы» ~ төр. çavuş «чавыш; сержант; староста һ.б.» (тарих дәвамында бу сүзнең мәгънәсе бик нык үзгәргән, к. Будагов I: 465–466). Төр. теленнән бу сүз барча Балкан, Кавказ, фар., гар. һ.б. телләренә һәм шивәләренә үтеп кергән (әйтмәкче, танылган румын диктаторы Чаушеску фамилиясе румынча чауш сүзеннән ясалган). Чавыш сүзе Урта Идел регионында борынгыдан килә: бу хакта мар. савуш, саус, сагуш «кияү егете», мифологиядә «фәрештә; баш тәңренең хезмәткәре» < болг. *җаwуш «хезмәткәр». Рона-Таш фикеренчә (к. аныкы Об одном заимствованном среднемонгольском слове в марийском языке // Исследования по восточной филологии. М., 1974: 230–235) бу сүз монг. ǯabuči «йөрүче, йөгерүче» (к. Ябагай ), «эш башкаручы, хадим, гамәлдар» сүзеннән килә. Безнеңчә, бу сүз бор. төрки титул ябгу ~ җабгу җабгучы «катлаулы эш башкару; идарәче» сүзеннән дә килергә мөмкин.



Предыдущая статья            Следующая статья