Тэтимол 2015

ЧАВЫЛ[чаºw ы̌л] (Будагов I: 466), диал., (ТТДС II: 256) саwыл, себ. (Тумашева 1992: 235) цауыл «молодой редкий березняк», диал. (ТТДС II: 342) чаwыл «толстый прут, тонкая жердь» ~ башк. (БҺҺ II: 203, 233) сәүел «чавыл, яшь каенлык», сауыл «каен», алт. (Баскаков 1966: 163; Баскаков 1972: 265) чаал «чавыл, яшь агачлык; карагайлык», тат. диал. (Будагов I: 457) чағал , (С. Кудаш) чагыл «тау битләвендә үскән вак агачлык» белән гомоген булырга тиеш. Арытабан эзләр ачык түгел: охшашрак сүзләрнең я мәгънәсе, я фонетик йөзе төгәл тәңгәлләшми, мәс., к.-балк. чаўул «эреле-ваклы ташлар яткан үткесез ташлык», кырг. чогоол < *чағаwыл «чәнечкеле куакчыл үлән төре», үзб. (ЎХШЛ: 295), төркм. чаалы «чәнечкеле үләннәрдән корылган киртә» ~ кр.-тат., госм. (Радлов II: 1875, 1879) чалы «чәнечкеле куаклык» һ.б. Гомумән, алтаистик мәгълүматлардан чыгып чаwыл < чағыл < монг. чағаwыл «каенлык» > чагуул > чагул > чагыл (ягъни монг. чаған «ак; каен» нигезеннән) дип чамаларга ярый. Чаг. ш. ук Чагыл I.



Предыдущая статья            Следующая статья