Тэтимол 2015

ЧАБЫР II(XVIII г. ядкәре «Җәмигыль-хикәят» телендә) «плащ», шабыр «тупас тукымадан тегелгән чикмән». Бу сүз барча Идел-Урал телләрендә бар. Рус. шабур, шабор, шубур, чибур һ.б. (к. Аникин: 682) «тупас тукыма һәм шуннан тегелгән кием» мәгъ. очрый.

Бу сүз фар. чаппар, чапур «аркылы буйлыгыннан шактый калынрак булган тукыма» сүзеннән килә. Шундый тукыма, шулай ук һәртөрле үрмәләр аркаулыгы-буйлыгы тиң булган тукыма – чит кә каршы куелганнар. Бу каршыкуелыш тукымаларны классификацияләүнең иң тәүге моменты булган, к. рәсемне.

Чапар, чапур сүзе нигезендә татар телендә (һәм, гомумән, төрки төлләрдә) күп кенә яңа нигез сүзләр ясалган. Гомуми картинаны түбәндәгечә ифадәләргә мөмкин.



Предыдущая статья            Следующая статья