Тэтимол 2015

ЧАБАТА, диал. цабит, цубата һ.б. «лапоть», разные виды кожаной обуви (ЗДС: 704, 715, 721), миш. (ТТДС II: 341) чабади «лапоть», «название весёлого музыкального мотива и пляски» > удм. диал., мар. диал. чабата ~ чув. çăпата, çăвата id., к.-балк. чыбыт «башмак» ~ каз., к.-калп. диал. шабата, каз. (ҚТДС: 381–382) шапата, шапаты «каеш чабата» < фар. (Радлов III: 1930) чабатан, чабатаи (хәз. сүзлекләрдә юк) «очлы башлы итек», «читек өстенә киелә торган башмак». Сүзнең мәгънә үзгәрешендә юмор сизелә: борыны өскә таба очлайтылган читекләрне элек асылзатлар киеп йөргән. Гомумән, бу сүз бор. Харәзем. čаpbäda «итек» сүзеннән килә.

Чабата сүзе Евразиядә киң таралган: рус., укр. чёботь, чеботы, чеботья «башмак, (бизәкле) итек», ит. ciabatta, исп. zapata, фр. sabate «каеш чабата», литв. čebatas «итек, башмак» һ.б. (к. Никольский 1928: 166; Добродомов 1976: 35).

Миш. (ДС III: 177) чабат «чабата» һәм себ. (ДС I: 230) шыпытый «чүәк» сүзләренең рус теле сөйләшләреннән булуы ихтимал. Фасмер IV: 370–371; Федотов II: 97; Аникин: 649; Тимергалин: 535.

Дерив.: чабаталы, чабатасыз; чабаталык. Мәрәкәле рәвештә, фр. sabot «агач чабата» сүзеннән саботаж «эшкә битараф карау, эш ташлау» сүзе ясалган, к. Kluge: 778.



Предыдущая статья            Следующая статья