Тэтимол 2015

ЧАБАКСАР– город Чебоксары (столица Чувашии) – К. Насыйри бу топонимны татарча Чыбыксар «чыбыклар яисә чабаклар күп булган урын (елга)» дип аңлата (чыннан да шәһәрнең елга исеменнән булуы бик ихтимал), ләкин күпчелек топонимистлар бу аңлатманы куәтләмиләр. Чув. Шупашкар ~ Шопашкар ~ Шопакшар топонимын төрлечә аңлаталар: халык телендә бу сүз имеш Шобксар дигән кеше исеменнән (к. Спасский. Очерки по родиноведению. СПб., 1912: 157); В.Г. Егоров буенча, Шупашкар «чуваш шәһәре» (-кар болгарча «шәһәр», имеш). Хәз. чув. телчеләре Г. Корнилов (чабак матдәсен к.) һәм М. Федотов шәһәр исеме сү башы кар «сү башы (к. Сү ) шәһәре» дип аңлату ягында. Федотов II: 461 (әдәбият күрсәтелә).



Предыдущая статья            Следующая статья