Тэтимол 2015

ЧАБАК I, миш., себ. цабак, «сорожка; плотва; подлещик, чебак» (вообще «плоская некрупная рыба») < гом. кыпч., чыгт., алт., уйг., үзб. чабақ (> башк. – БҺҺ II: 196; БТДҺ: 265 – сабақ, сабақа, нуг., каз., к.-калп., шор. шабақ) «чабак, ташбаш һ.б.ш.», тув. чабага, шабага «вак балык», кр.-тат., к.-балк., ком., госм., бор. төрки (МК I: 381) čapaq «яссы балык (төрләре)» ~ чув. çапак > çупах «чабак (вак корбан балыгы)» – төрки телләрдән күп күрше телләргә таралган сүз, к. удм., коми., мар. чабак, чавак (тат. теленнән), рус., укр. чабак, чебак, чубак, венг. csabak, фар. чäбäк «чабак, төрле вак балык». Корнилов фикеренчә (к. аныкы К этимологии топонима Čeboksary // СТ № 2, 1972: 54–62) чабак ~ чапак сүзе (балык атамасы) чап (к.) тәкълиди сүзеннән, ягъни суда чапылдау, чупырдау һ.б.га мөнәсәбәтле рәвештә ясалган сүз. Бу фикер белән нигездә килешкән хәлдә, башк. һәм тув. вариантларының монг. телләреннән килү ихтималына да игътибар иттерәсебез килә (монг. *чаба-кай булырга мөмкин); аннары кайбер төрки сөйләшләрдә чабага һ.б. чабылган, туралган, гомумән вакланган, вак нәрсәләрне, әйтик, гадәттә ташлана торган вак балыкны да белдерүчән, к. Чабык. Будагов I: 451; Räsänen 1969: 99; Фасмер IV: 322; Федотов II: 137 (чабақ бор. чув. теленнән таралган димәкче); Аникин: 633 (арытабангы бай әдәбият китерелә).



Предыдущая статья            Следующая статья