Тэтимол 2015

ЧАБАГАЧ, диал. чабагыш, (ДС I: 156; ДС II: 218, 228, 233) сабагач, чабагач, шабагач, шәпагач, (Халиков 1995: 90) субагач, крш. (Balint: 97) čubaγač «цеп (для молотьбы)» ~ башк. (БТДҺ: 295, 368, 400) сабағач, сыбағач, һабағаш, шәбағас һ.б. < чәп (~ чип) агачы, к. диал. (ДС I: 232; ДС II: 216, 218) чәп, шәп, чеп, чип < рус. цеп, гом. слав. тамырлы сүз (шуннан ук удм., коми чап, венг. csep id.). Тат. чәп агачы тәгъбиренә параллель яки шуннан калькалар күрше телләрдә очрый: чув. (Сергеев 1968: 60) çапуççи, çапвĕççи, çаnвyççи < çап йываççи ~ мар. сапонда, сепанды < сэп понда (пондо «таяк») «чабагач».

Элекке төркиләр ашлыкны чабагач белән суктырмаганнар, ә көлтәләр җәеме өстеннән үгез һ.б. таптатканнар яисә махсус таш цилиндр тәгәрәткәннәр, башакларны гына җыю (һәм киледә төю) дә булган һ.б. Чабагач куллану, күрәсең, славяннардан алынган. Хәз. көньяк төркиләрдә дә чабагач куллану булмаган (хәзер, әлбәттә, комбайннар эшли).

Дерив.: чабагачлы, чабагачсыз; чабагачла-у.



Предыдущая статья            Следующая статья