Тэтимол 2015

ЧАБАВЫЛ[чаºбаw ы̌л] (Будагов I: 451), себ. (Тумашева 1992: 232) цабул «гонец, курьер; почтарь» < гом. кыпч., к. башк. сабауыл, к.-балк. чабывул, кырг. чабуул, чыгт., төркм., аз. һ.б. чапаул, чапуул, каз., к.-калп. шабуыл, төр. (> көрд., фар.) çapavul, çapul һ.б. «хәрби сәфәр; атлы рейд; атака, һөҗүм» (төрле телләрдә төрлечәрәк) ← чап- «чабу». «Курьер» мәгъ. төрки телләрдә чабар, атчабар, чабарман, чапкын сүзләре (һәм аларның закончалыклы фонетик вариантлары) кулланыла.

Чабавыл сүзе тарихта иң беренче теркәлгән төрки сүзләрдән берсе: кыт. чыганакларында Шабалио дип исемләнгән хан (VI г.) хакында аңар ата-анасы данлы [чаблы] дип ат кушкан, ләкин чынлыкта ул чабаул «юлбасар, баскынчы, бүре» дип сөйләгәннәр, имеш, чөнки бу хан бик сугышчан булган (Гумилёв 1993: 57). Бу мәгънә чабавыл сүзенә бик бап килә.



Предыдущая статья            Следующая статья