Ч авазы тат. телендә бор. төрки телләрдән үзгәрешсез диярлек килә. Хәлбуки кайбер төрки телләрдә бу аваз нык үзгәргән, чаг. башк. ч > с, нуг., каз., к.-калп., тув., шор. телләрендә ч > ш, чув. телендә күп кенә очракларда ч > ç [сч]. Рус теленнән кергән сүзләрдә гади сөйләмдә ч < с, сч, ц күзәтелә: весь > вич, счёт > чут, царь > чар. Ч авазына тат. телендә бик күп тәкълиди сүзләр башлана (без барысын да алмадык). |