Тэтимол 2015

ЦЕНЕ, чен (Тумашева 1992: 238) «фарфоровый» < уйг., чыгт., төр. çini < фар. чūнū, гар. с̣ūнū «кытайныкы» ← чин «Кытай» – асылда Кытайдагы Цзинь династиясе (XII–XIII г.) атамасыннан. Кытайны Чин дип атау шул чорда бөтен дөньяга таралган, к. Чин вә Мачин . Бор. рус. чини «чынаяк; фарфор» < төр. çini id. (к. Фасмер IV: 298, 363), хәз. (XIX г.) себ. рус. сөйләшләрендә ценина «фарфор тәгәч, чынаяк һ.б.» – ихтимал себ. тат сөйләшләреннәндер (-ина рус кушымчасы, әлбәттә), к. Аникин: 631. К. Чынаяк .



Предыдущая статья            Следующая статья