Тэтимол 2015

ЦӘК (Тумашева 1992: 236) «месть; долг» << уйг. чәк «талон; квитанция төпсәсе; шобага, жирәбә», «җек, сынган төш; җөй», каз. (ҚТДС: 368) чек «билге, тамга», чек тастау «шобага салу», төр. çek «таякчык; чек». Бу сүзнең килеп чыгышы түбәндәгечә: кешегә әҗәткә акча биргәндә һ.б. бер таякчыкны сындырганнар да, бер башын әҗәткә бирүчегә, икенче башын казыйга калдырганнар (һәм, күрәсең, таякчыкка бурыч шартларын язып куйганнар); бурыч түләнгән мәлдә таякчыкларны тоташтырып караганнар һәм утка ташлаганнар; мондый таякчыклар раслама, ышаныч билгесе сыйфатында бүтән күп кенә очракларда да кулланылган.

Цәк ~ чәк сүзе үзе фар. теленнән булса кирәк (әмма төрки телләрдә дә шуңа охшаш сүзләр бар); фар. теленнән ул Һиндстан телләренә, аннан инг. теленә кергән һәм шуннан рус. чек рәвешендә кулланыла. Будагов I: 481; Фасмер IV: 324; Velidi: 121 (чәк сүзенең Сәлҗук дәүләте чорында таралганлыгы тур.); Kluge: 796 (ним. Scheck < инг. cheque ~ фар. čäk – ихтимал, төрки телләрдән ди һәм бу сүзнең гар. теленә sakk яңгырашында фар. теленнән алынуы тур. яза).



Предыдущая статья            Следующая статья