Тэтимол 2015

ЦАККАН, цахқан (Тумашева 1992: 233) «ловкий, бойкий: боевой» < уйг. чаққан, үзб. чаққон > каз., к.-калп. шаққан id. ~ төркм. (ТДГДС: 192) чақғал «тиз генә» (чақғалла- «тизләтү»). Бу сүз чыгт., аз., төр. чакын, чаккын (к. Будагов I: 460–461), аз. диал. чаххын «чакмак чаткысы, яшен; елгыр» кебек сүзләрнең бер варианты булса кирәк. Тамыры чак-, к. Чак-у.



Предыдущая статья            Следующая статья