Тэтимол 2015

ҺОМАЙ, һөмәй (дип тә әйтелә, сүз китап теленнән кергәнлектән, аны төрлечәрәк укыганнар) «мифическая птица счастья, которая гнездится и выводит птенцов в воздухе; на кого падёт её тень, тот будет счастлив; её могут видеть только абсолютно безгрешные люди» (к. Ялчыгул Т. Рисаләи Газизә. Казан, 2001: 179) < фар. һумāй, һумāйӯн «мифик бәхет кошы», бу кошның сурәте тәхет артлыгында ясала торган булган һәм ул һәр патшаның химаячесе булып исәпләнгән. Бу бор. ир. мифологема төркиләргә б.э. I меңьеллыгында ук үтеп кергән, к. Умай. Славяннарга ул шул заманнарда яисә шуннан да элек кергән булса кирәк, к. рус. һ.б. слав. телләрендә Гамаюн – кодрәтле мифик кош.



Предыдущая статья            Следующая статья