ҺИНДИ «индийский; индиец» < гар. һиндū id. ← Һинд (елга һәм ил атамасы), шуннан ук Һиндстан < фар. теленнән. Индия варианты рус һәм Европа телләреннән. Һинди дип элек Һиндстанда укып кайткан зыялыларны да атаганнар (чаг. бохари «Бохарада укып кайткан»). |