ХЫЯЛ[х ы̌йал] «мечта; грёзы» < гар. х̣айāл «уй, планнар; хыял»; шуннан ук х̣айāлū > тат. хыялый «фантастик; фантазёр; акылдан язган, шашкан». Будагов I: 544; ГТРС: 668.
Дерив.: хыяллы, хыялсыз; хыяллан-у; хыялыйлык; хыялыйлан-у; сөйл. хыялчан.