Тэтимол 2015

ХЫЗЫР, хизыр (Хизыр пәйгамбәр ) «Хизр, Хидр – мифический пророк». Х̣ид̣р дигән могҗизалы зат тур. легендалар Шумер-Аккад заманнарыннан (б.э. кадәр ике мең ел элек) булган. Шумерча бу сүз «яшел кеше; мәңге яшел» мәгъ. дә булган.

Татарларда Хызырильяс ~ төр. һеderillez бербөтен изге зат кебек күзаллана. Тарих чынбарлыкта Хызыр һәм Ильяс исемнәре аерым ике чыганактан киләләр (Ильяс – яһүдичәдән). Әмма Якын Шәрыктә Һарут һәм Марут (к.) тур. сөйләкләрне Хызыр һәм Ильяска нисбәтләгәннәр. Хызыр турындагы риваятьләр мөселманнар арасында киң таралган.

Мәңге яшәр Хызыр тур. бихисап хикәятләрнең берсенә нигезләнеп, без «Илдусның беренче сәяхәте» дигән озын поэма-повесть язган идек. Ул балалар газетында басылып чыкты, тик аны китап итеп чыгара алмадык. Хызыр турында элегрәк (ХХ г. башында) язылган икенче бер – кечерәк поэма да бар, тик ул сатирик планда (бер сукбай үзен Хызыр дип игълан итә).

Шумерча Хиҙр «мәңге яшел» сүзе бик бор. киҙр ~ киçр ~ кифр «кедр (агачы)» сүзеннән килә дип уйлыйлар. Шуннан ук Кипр утравы атамасы һәм латинча купр-ум «бакыр» сүзләре килә (элек Кипрда бай бакыр мәгъдәне учаклары булган). Шумерлар, үз якларында әйбәт төзелеш агачы үсмәгәч, озын, юан бүрәнәләрне Ливан аша Кипрдан китерткәннәр.

Хызыр тур. күп язылган. Мәс., төрекчә Milli folklor журналының бер (2002, № 54) санында гына өч мәкалә бар!



Предыдущая статья            Следующая статья