Тэтимол 2015

ХУҖА, себ. (Тумашева 1992: 136) куца «хозяин, владелец, владетель», диал. (себ. һ. б. ш.) «господин, мистер; дядя», «невидимый дух – хозяин объекта», (ТТДС I: 462) «муж» ~ башк. хужа, чув. хуçа, хоçа ~ мар. хоза, оза, озя (< болг. һоз׳а), удм. кузе, кузё, рус., коми. кóзя «хуҗа, явыз рух; ия», морд. козя «бай (кеше)» < фар. wāҗä < бор. ир. xwaǯa «хуҗа, ия, биләүче», бик күп телләргә кергән һәм күп мәгънәләр алган сүз. Идел-Урал телләрендәге мифологик мәгънәсе аерым игътибарга ия. Рус., морд. Э. кузя, кузька, коми. кузь «өй иясе, бичура, шүрәле» сүзе дә хуҗа сүзеннән булса кирәк (гадәттә, бу сүзне грекчадан килгән Кузьма исеме сүзеннән дип аңлаталар). Төркиядә, Урта Азиядә һ.б. хоҗа ~ hoca башлыча «әфәнде, карый; җитәкче; остаз, профессор һ.б.ш.» мәгъ. кулланыла, бу мәгънә тат. сөйләшләренә дә кергән (Хуҗа Насретдин дигәндә хуҗа шундый мәгънәдә). Будагов I: 539–540 (бик тәфсилле аңлатма); Федотов II: 371 (әдәбият күрсәтелә). Рус. хозяин тур. Аникин: 618–619, 765. Рус. кузькина мать тәгъбире тур. Добродомов И.Г. // Русская речь, № 1, 1990.

Дерив.: хуҗалы, хуҗасыз; хуҗалык һ.б., к. Хуҗай.



Предыдущая статья            Следующая статья