Тэтимол 2015

ХРИСТИАН «христианин» – асылда тат. теленең үзендә ясалган сүз, чөнки рус. христиан мондый формада кулланылмый (христианин диелә, күп. – християне, ә христиан формасы християне сүзенең родительный падежы). Рус. христиан- нигезе – грек. χριστιαυος «христиан», төп. мәгъ. «үзенә май ягылган» дигән сүз.

Татарлар озак заманнар дәвамында христиан сүзен кулланмаганнар, аның урынына насари дигәннәр. К. ш. ук Крестьян. Христиане ~ крестияне сүзләре тур. рус. лингвистикасында күп язылган.



Предыдущая статья            Следующая статья