Тэтимол 2015

ХРАМ «храм» < рус. Рус телендә бу сүзнең тулы сузыклы (полногласный) хором (хоромы) «зиннәтле зур сарай» мәгънәсендәге пардашы-тамырдашы да актив кулланыла.

Фасмер (IV: 265, 273) храм, хоромы сүзенә багышланган зур мәкаләләрендә бу сүзләр тур. төрле фаразлар китерә, тик гар. äхрāм «яшерен гыйбадәтханә» (хәрәм сүзенең күп.) сүзен искә алмый. Хәлбуки храм сүзе нәкъ äхрāмнан булса кирәк. Чөнки бор. христианнарның гыйбадәтханәләре яшерен булган.



Предыдущая статья            Следующая статья