Тэтимол 2015

ХӘТФӘ, диал. қәтфә «бархат; плис» ~ гаг., төр. һ.б. kadife ~ кабарда. қэдабэ id. Чаг. тув. канихве < *канифэ «хәтфә, камка» ~ хак., тув. канфа, хаңма, каңма «хәтфә, камка» ~ монг. ханфу < кыт. han-fou id. Икенче яктан фар. кимһа, камһа «камка» < кыт. gimhua id. Шулай итеп хәтфә һәм камка сүзләре үзара тоташкан ике алынма тамырдан киләләр. К. Аникин: 257.

Хәтфә гөле ~төр. kadife çiçeği < гар. қат̣ūфä «бәрхет гөле» (ләкин бу сүз гарәпнеке түгел).



Предыдущая статья            Следующая статья